Привет, дорогой друг! Сәлам, кадерле дустым!

Путь в науку начинается с вопросов «Как?», «Зачем?», «Почему?». Если ты любопытен и часто задаёшь их, то у тебя есть все шансы стать учёным. Это здорово, ведь учёные меняют жизнь всего человечества к лучшему: создают лекарства от страшных болезней, открывают новые источники энергии, сохраняют природу, конструируют новую технику и даже изобретают новые впечатляющие виды искусства. Фән дөньясына юл «Ничек?», «Нигә?», «Ни өчен?» сорауларыннан башлана. Әгәр дә син бик кызыксынучан кеше һәм бу сорауларны еш бирәсең икән, галим булырга мөмкинлегең бар дигән сүз. Бу бик шәп, чөнки галимнәр бөтен кешелек тормышын яхшыга таба үзгәртә: коточкыч авырулардан дарулар ясыйлар, яңа энергия чыганакларын ачалар, табигатьне саклыйлар, яңа җайланмалар һәм машинала төзиләр һәм хәтта сәнгатьнең яңа, гаҗәеп төрләрен дә уйлап чыгаралар

Портал, на котором ты находишься, можно назвать путеводителем по миру знаний. Здесь ты найдёшь книгу «Наука – детям. Путешествие в мир науки и технологий», а также интереснейшие задания, информацию о татарстанских учёных и ссылки на полезные проекты, статьи, мультфильмы и видео. Осваивай новые знания сам, с друзьями и семьёй. Син кергән бу порталны белем дөньясында юл күрсәткеч дип атарга мөмкин. Монда син «Фән – балаларга. Фән һәм технологияләр дөньясына сәяхәт» китабын укырсың, шулай ук кызыклы биремнәр, Татарстан галимнәре турында мәгълүмат һәм файдалы проектларга, мәкаләләргә, мультфильмнарга һәм видеоларга сылтамалар табарсың. Яңа белемнәрне үзең, дусларың һәм гаиләң белән бергәләп өйрән.

Вехи научно-технологического развития Татарстана Татарстанның фәнни-технологик үсеше этаплары

X век X гасыр

Появление городов Биляр и Болгар (центры культуры и науки Волжской Булгарии) Биләр hәм Болгар шәhәрләре (Идел буе Болгарстаны дәүләтенең мәдәният hәм фән узәкләре) барлыкка килә

XI век XI гасыр

Открытие мектебов (начальных школ) и медресе (средних школ) Мәктәпләр (башлангыч мәктәпләр) һәм мәдрәсәләр (урта мәктәпләр) ачыла

XI век XI гасыр

Появление новых технологий обработки кожи «булгарская юфть» (известна далеко за пределами страны) Күн ясауның яңа технологиясе — болгар юфте чит илләрдә дан казана

XV век XV гасыр

Казань — значимый политический, экономический и культурный центр Казан мөһим сәяси, икътисади һәм мәдәни үзәккә әверелә

1758 год 1758 ел

Основание Казанской первой мужской гимназии Казанның Беренче ирләр гимназиясенә нигез салына

1788 год 1788 ел

Строительство в Казани порохового завода (работает и сегодня) Казанда дары заводы төзелә (бүген дә эшли)

1804 год 1804 ел

Основание Казанского университета Казан университетына нигез салына

1807 год 1807 ел

Открытие при Казанском университете первого центра востоковедения Казан университеты каршында Россиядә беренче Шәрыкне өйрәнү үзәге ачыла

1814 год 1814 ел

Открытие Казанской городской обсерватории при содействии астронома И. Симонова Астроном И. Симонов ярдәме белән Казан шәһәр обсерваториясе ачыла

1829 год 1829 ел

Создание новой геометрии Н.Лобачевским Математик Н.Лобачевский яңа геометриягә нигез сала

1842 год 1842 ел

Получение Н. Зининым анилина — основы синтетических красок Химик Н. Зинин синтетик буяуларның нигезе булган анилин ясауга ирешә

1844 год 1844 ел

Получение химиком К. Клаусом нового металла — рутения (от лат. Ruthenia — Россия) Химик К. Клаус Урал рудасыннан яңа металл — рутений (лат. Ruthenia — Россия) аерып чыгара

1855 год 1855 ел

Открытие завода Крестовниковых по производству свечей и мыла Крестовниковларның шәм һәм сабын заводы ачыла

1861 год 1861 ел

Объяснение химиком А. Бутлеровым строения органических (полученных из живых организмов) веществ Химик А. Бутлеров органик (тере организмнардан алынган) матдәләрнең төзелешен аңлата

1865 год 1865 ел

Открытие льнопрядильной фабрики И. Алафузова И. Алафузовның җитен эрләү фабрикасы эшли башлый

1865 год 1865 ел

Описание врачом Э. Адамюком давления внутри глаза абиб Э. Адамюк күз эчендәге басымны тасвирлап бирә

1885 год 1885 ел

Открытие В. Бехтеревым в Казани первой в России лаборатории для изучения нервной системы В. Бехтерев Казанда нерв системасын өйрәнү өчен Россиядә беренче лаборатория ача

1901 год 1901 ел

Начало работы новой обсерватории имени В. Энгельгардта В. Энгельгардт исемендәге яңа обсерватория эшли башлый

1914 год 1914 ел

Организация А. Арбузовым производства аспирина (известнейшего лекарства от боли) Химик А. Арбузов аспирин (авыртуны баса торган иң билгеле дару) җитештерүне җайга сала

1929 год 1929 ел

Открытие хирургом А. Вишневским нового метода обезболивания Хирург А. Вишневский авыртуны баса торган яңа ысул уйлап таба

1932 год 1932 ел

Открытие Казанского авиационного института Казан авиация институты ачыла

1943 год 1943 ел

Открытие Шугуровского месторождения нефти Шөгер нефть ятмасы ачыла

1944 ел 1944 ел

Открытие Е. Завойским метода для исследования мельчайших частиц вещества Е. Завойский матдәнең иң кечкенә кисәкчекләрен тикшерү ысулын ача.

1945 год 1945 ел

Открытие первой в стране кафедры ракетных двигателей Илдә беренче ракета двигательләре кафедрасы ачыла

1946 год 1946 ел

Получение химиком Г. Камаем вещества со связью мышьяк-фосфор. Оно используется в лекарствах, средствах для борьбы с насекомыми, добавках к техническим маслам Химик Г. Камай дөньяда беренче тапкыр мышьяк-фосфор бәйләнешендәге матдәләр алуга ирешә. Алар даруларда, зарарлы бөҗәкләргә каршы көрәш чараларында, техник майларга өстәмәләрдә кулланыла

1957 год 1957 ел

Создание физиками Х. Муштари и К. Галимовым теории упругих оболочек. Она помогла в строительстве космических аппаратов и даже здания Казанского цирка Физик Х. Мөштәри һәм К. Галимов сыгылмалы сүрүләр теориясен нигезли. Бу теория космик аппаратлар һәм хәтта Казан циркы бинасын төзүдә ярдәм итә

1957 год 1957 ел

Открытие завода «Казаньоргсинтез» (сегодня крупнейший в России производитель полиэтилена) «Казан Оргсинтез» заводы (бүген Россиядә иң эре полиэтилен җитештерүчеләрдән) ачыла

1957 год 1957 ел

Строительство крупнейшего в мире нефтепровода «Дружба». Он начинается в городе Альметьевске Дөньяда иң зур «Дуслык» нефть үткәргече төзелә. Ул Әлмәт шәһәрендә башлана

1967 год 1967 ел

Начало работы завода по переработке нефти «Нижнекамск-нефтехим» «Түбән Кама Нефтехим» нефть эшкәртү заводы эшли башлый

1973 год 1973 ел

Выпуск заводом «Нижнекамскшина» автомобильных шин «Түбән Кама Шин» заводы автомобиль шиннары чыгара башлый

1976 год 1976 ел

Выпуск первого автомобиля КАМАЗ в Набережных Челнах Яр Чаллыда беренче КАМАЗ автомобиле эшләп чыгарыла

1980 год 1980 ел

Отправление нефтяников Татарстана в Западную Сибирь для внедрения передовых технологий нефтедобычи Татарстан нефтьчеләре, нефть чыгаруның алдынгы технологияләрен кертү өчен, Көнбатыш Себергә җибәрелә

1987 год 1987 ел

Разработка химиком А. Коноваловым нового подхода к изучению взаимодействия между частицами растворённого органического вещества и растворителя Химик А. Коновалов эрегән органик матдә белән эреткеч матдә кисәкчәләре арасындагы үзара тәэсирне өйрәнүнең яңа алымын уйлап таба

1995 год 1995 ел

Открытие химиком А. Мазгаровым способа очистки нефти и газов от серы Химик Ә. Мазһаров дөньяда беренче тапкыр нефть һәм газларны күкерттән арындыру ысулын уйлап таба

1997 год 1997 ел

Разработка и сборка на Казанском вертолётном заводе первого вертолёта «Ансат» Казан вертолёт заводында «Ансат» вертолётының беренче прототибы эшләнә һәм җыела.

1997 год 1997 ел

Разработка К. Салиховым и А. Ильясовым нового типа МРТ — аппарата для изучения тела с помощью магнита К. Салихов һәм Ә. Ильясов кеше тәнен магнит ярдәмендә тикшерү өчен яңа типтагы МРТ аппараты уйлап таба

2011 год 2011 ел

Открытие Научно-образовательного центра нанотехнологий и наноматериалов (нано — «крошечный») Нанотехнологияләр һәм наноматериаллар (нано «бик кечкенә» дигәнне белдерә) фән-белем бирү үзәге ачыла

2015 год 2015 ел

Основание наукограда в сфере цифровых технологий — Иннополиса Цифрлы технологияләр өлкәсендәге фән каласы — Иннополиска нигез салына

2024 год 2024 ел

Год научно-технологического развития в Республике Татарстан Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елы

Книга Китап

Познавай науку вместе с книгой «Наука – детям. Путешествие в мир науки и технологий»! Узнай, какие профессии делают Татарстан сильным и технологичным регионом. Эта книга поможет детям понять, как можно связать свою жизнь с наукой, раскрыть свои таланты и сделать свой вклад в развитие республики. Фәннәрне «Фән – балаларга. Фән һәм технологияләр дөньясына сәяхәт» китабы белән өйрән! Нинди һөнәрләрнең Татарстаныбызны көчле һәм алдынгы технологияле итүен бел. Бу китап балаларга тормышыңны фән белән бәйләү, сәләтләреңне ачу һәм республика үсешенә үзеңнән өлеш кертү өчен нишләргә кирәклеген аңларга ярдәм итәчәк Познавай науку вместе с книгой "Наука детям"! Узнай, какие профессии делают Татарстан сильным и технологичным регионом. Эта книга поможет детям понять, как можно связать свою жизнь с наукой, раскрыть свои таланты и сделать свой вклад в развитие республики.

Гуманитарные науки Гуманитар фәннәр

Гуманитарные науки Гуманитар фәннәр

(от латинского слова humanus - человеческий) изучают общество, язык, культуру, искусство, внутреннее состояние человека Гуманитар фәннәр (латин телендә «кеше» мәгънәсендәге humanus сүзеннән) җәмгыятьне, телне, мәдәниятне, сәнгатьне, кешенең эчке халәтен өйрәнә

Информационные технологии (IT) Мәгълүмати технологияләр (IT)

Информационные технологии (IT) Мәгълүмати технологияләр (IT)

Это наука об использовании компьютеров и других технологий для работы с информацией. мәгълүмат белән эшләү өчен, компьютерларны һәм башка технологияләрне куллану турында фән.

История Тарих

История Тарих

Изучает жизнь людей, события, традиции. Когда-то страшее поколение в песнях (устно) передавало младшему знания о прошлом. Со времён Геродота историю записывают и изучают. Кешеләрнең тормышын, вакыйгаларны, традицияләрне өйрәнә. Кайчандыр өлкән буын яшьләргә үткәннәр турында белемнәрне җырлар аша (телдән) тапшыра торган булган. Геродот заманнарыннан тарихны язып баралар һәм өйрәнәләр

Математика Математика

Математика Математика

Главный багаж учёного — это математика («царица наук»!) и технологии, позволяющие быстрее собрать, обработать и передать информацию Галимнең төп багажы — математика («фәннәр патшабикәсе»!) һәм мәгълүматны тизрәк җыярга, эшкәртергә һәм тапшырырга мөмкинлек бирә торган технологияләр.

Химия Химия

Химия Химия

Это наука, которая изучает свойства различных веществ и то, как они взаимодействуют друг с другом. Химия — төрле матдәләрнең үзлекләрен һәм аларның бер-берсе белән тәэсир итешүен өйрәнә торган фән.

Физика Химия

Физика Химия

Физика изучает движение, энергию, время, звук и многое другое. Она важна для создания новых технологий и понимания законов природы Физика хәрәкәт, энергия, вакыт, тавыш һәм башка нәрсәләрне өйрәнә. Ул яңа технологияләр булдыру һәм табигать законнарын аңлау өчен мөһим

Инженерия Инженерия

Инженерия Инженерия

Это наука о создании и улучшении вещей. Она решает проблемы с помощью знаний из разных наук и технологий. Инженерия — әйберләр ясау һәм аларны яхшырту турындагы фән. Ул проблемаларны төрле фәннәргә караган белемнәр һәм технологияләр ярдәмендә хәл итә.

Астрономия Астрономия

Астрономия Астрономия

Астрономия — это наука о звёздах, планетах, галактиках и всей Вселенной. Астрономия — йолдызлар, планеталар, галактикалар һәм бөтен Галәм турындагы фән.

Медицина Медицина

Медицина Медицина

Медицина изучает человеческое тело, болезни и способы их лечения. Медицина кешенең гәүдә төзелешен, авыруларны һәм аларны дәвалау ысулларын өйрәнә.

Биология Биология

Биология Биология

Биология исследует весь живой мир и помогает как использовать, так и сохранить его. Биология бөтен тереклек дөньясын өйрәнә һәм аннан файдаланырга да, аны сакларга да ярдәм итә..